news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әни кеше урам буйлап үсмер кызын чәченнән сөйрәп йөргән

Бу хатын исерек булган дип фаразлыйлар.

news_top
Әни кеше урам буйлап үсмер кызын чәченнән сөйрәп йөргән
https://pixabay.com

Новосибирск өлкәсенең Искитим шәһәрендә яшәүче хатын үсмер кызын урам буйлап чәченнән сөйрәп барган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итә.

Әлеге кадрлар сурәтләнгән видеоны Россия Тикшерү комитетының Новосибирск өлкәсе буенча тикшерү идарәсе хезмәткәрләре күреп алган. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Моңа кадәр полиция хезмәткәрләре бу хатынга карата протокол төзегән булган. 

Челтәрдә таралган видеодан күренгәнчә, хатын-кыз баланы чәченнән сөйри. Әлеге вакыйганы күреп торган шаһитларның ачуы чыга. Баланың анасы исерек булган дип фаразлыйлар.

«Россия Тикшерү комитетының Новосибирск өлкәсе буенча тикшерү идарәсе әлеге факт буенча тикшерү башлады. Аның кысаларында ана кешенең гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк», диелә ведомство хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар