Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә зур янгын чыккан, ут торак йортларга күчкән

Урман комбинаты, ике торак йорт, кеше яшәми торган өч йорт, каралты-куралар яна.

news_top_970_100
Күрше төбәктә зур янгын чыккан, ут торак йортларга күчкән

Ульяновск өлкәсенең Майна бистәсендә зур янгын котыра. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Башта урман комбинаты яна башлый, аннары ут йортларга күчә. Хәзерге вакытта биш йорт яна.

Янгын мәйданы өч мең квадрат метрдан артыграк. Төтен бик ерактан ук күренә.

Янгын турында өченче яртылар тирәсендә хәбәр итәләр. Элеккеге урман комбинаты территориясендә пычкы чүбе яна башлый.

«Янгынга югары ранг билгеләнде. Урынга өстәмә янгын сүндерү техникасы җәлеп ителде», — дигәннәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Ут бик тиз тарала, урынга янгын сүндерүчеләр килгәндә 3350 квадрат метр мәйдан яна торган була.

Хәзерге вакытта 300 квадрат метрда ике торак йорт яна, тагын 250 квадрат метр мәйданда өч өйгә ут капкан, аларда кешеләр яшәми, 600 квадрат метр мәйданда каралты-куралар яна. Шулай ук 1000 квадрат метр мәйданда склад яна, анда пычкы чүбе тутырылган савытлар урнашкан.

Урында коткаручылар эшли. Янгынны махсус поезд ярдәмендә сүндерәләр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100