Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

26 яшьлек ир-ат әти-әнисен һәм абыйсын балта белән чабып үтергән

Җинаятьче фатирга ут төрткән һәм качып киткән.

news_top_970_100
26 яшьлек ир-ат әти-әнисен һәм абыйсын балта белән чабып үтергән
pixabay.com

Краснодар өлкәсендә 26 яшьлек ир-атны әти-әнисен һәм абыйсын вәхшиләрчә үтерүдә шикләнеп тоткарлаганнар. Бу турыда прокуратурага сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Өч кеше мәетен яна торган фатирда тапканнар.

Гаилә фаҗигасе Кореновск шәһәрендәге күп катлы йортларның икенче катындагы бер фатирда була. Тикшерү версиясе буенча, ир-ат 80 яшьлек атасын, 71 яшьлек анасын һәм 41 яшьлек абыйсын балта белән чабып үтергән. Аннары ул фатирга ут төрткән, үзе качып киткән.

Янгын сүндерүчеләр утны сүндергәч, мәрхүм пенсионерларның кече улын тиз арада тоткарлыйлар. «Ике яки аннан да күбрәк кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100