Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коточкыч авариядә дүрт кеше тереләй янып үлгән

Караңгы юлда ике машина бәрелешкәч, 47 яшьлек хатын, аның 67 яшьлек әнисе, 32 яшьлек энесе һәм 37 яшьлек ир-ат һәлак булган.

news_top_970_100
Коточкыч авариядә дүрт кеше тереләй янып үлгән
86.мвд.рф

Ханты-Манси автономияле округының Совет районында коточкыч авариядә дүрт кеше һәлак булган. Бу турыда өлкә буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Авария 16 апрельдә төнге ике тулганда Советский-Зеленоборск юлының 28 нче километрында була. Якынча белешмә буенча, Hyundai Tucson машинасы югары тизлектә бара һәм юлның яктыртылмый торган өлешендә Hino Dutro йөк машинасына бәрелә. Шуннан соң ике машина да яна башлый.

Коткаручылар янгынны сүндергәч, машина салоннарында дүрт кеше мәетен табалар. Фаҗига урынын видеога төшергәннәр. 

Hyundai Tucson машинасы Коммунистический бистәсендә яшәүче 47 яшьлек хатын исеменә теркәлгән. Йөк автомобиле Чиләбе өлкәсендә яшәүче 31 яшьлек кешенеке булуы билгеле. Һәлак булган кешеләрнең шәхесе ачыклана, дип хәбәр итә «Комсомольская правда» сайты.

Соңрак Ханты-Манси өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы мәрхүмнәрнең шәхесләре ачыклануын хәбәр итте.

Hyundai Tucson машинасын 47 яшьлек хуҗа хатыны идарә иткән. Машина салонында аның 67 яшьлек әнисе, 32 яшьлек энесе булган. Йөк машинасы белән Екатеринбургта яшәүче 37 яшьлек ир-ат идарә иткән.

Якынча версия буенча, йөк машинасы каршы як полосага чыккан һәм җиңел машина белән кара-каршы бәрелешкән, диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100