Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бала хәсрәте бирмәсен». Сукыр эчәгенә операциядән соң, унҗиде яшьлек кыз үлгән

Үсмернең әтисе табибларны гаепли.

news_top_970_100
«Бала хәсрәте бирмәсен». Сукыр эчәгенә операциядән соң, унҗиде яшьлек кыз үлгән
https://pixabay.com

Пермь өлкәсендә сукыр эчәгенә операция ясаганнан соң, 17 яшьлек кыз бала вафат булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр ите.

«Мин табибларга баланы Пермьгә илтәргә кирәк дип әйттем, ләкин алар үзләре булдырабыз, диде», — дип сөйли 17 яшьлек Анастасиянең әтисе Артем, күз яшьләрен тыя алмыйча.

18 мартта Соликамск шәһәрендә яшәүче Анастасиянең эче авырта башлый. Кич буе авырту бетмәгәч, ашыгыч ярдәм чакыралар. Урынга килгән табиблар баланы хастаханәгә алып китә. Икенче көнне аңа УЗИ, ФГДС ясыйлар, гинеколог карый, табиблар Настяның сукыр эчәге ялкынсынган дип карар чыгара һәм шул кичтә операция ясыйлар.

Операциядән соң Настяның температурасы төшми, ләкин ул үзен яхшы хис итүен әйтә. Коронавирус чикләүләре булу сәбәпле, туганнарын хастаханәгә кертмиләр. Настя әти-әнисе белән телефоннан аралашып тора.

«Берничә көн температурасы төшмәгәч, аеруча ашаганда күтәрелгәч, Настяда Крон авыруы яки туберкулез дип фаразлыйлар, берничә тапкыр рентген ясыйлар, ләкин диагнозлар расланмый. Баланы ясалма тукландыра башлыйлар. Шулай итеп ул ун көн ясалма туклана. 30 мартта җөйләрен алалар һәм гадәти ризык бирә башлыйлар», — ди кызның әтисе.

Әтисе сүзләренчә, ярадагы җөйләрне алып, гадәти туклана башлауга ук, Настяның ярасы ялкынсына, температурасы күтәрелә. Ике көннән соң табиблар кабат операция ясарга була. 

«Операция озак булды, дүрт сәгатьтән артык. Шуннан соң гына табиблар Настяның хәле начарлануын, якынча версия буенча, Крон авыруы булуын ачыклый. Операциядән соң ук, медикаментоз йокыдан чыгармыйча, Настяны вертолетка салып, Пермьгә алып киттеләр. Ике көн узгач, ул аңына килде, без бар да яхшыра дип сөендек. Берничә көннән аның кабат хәле начарланды. 4 апрельдә аны медикаментоз йокыга җибәрделәр, экстрен операция ясадылар. Баланың хәле бик катлаулы дип әйттеләр, 8 апрельдә кызыбыз үлде», — ди Артем.

«Миңа әйткәч, җир убылган кебек булды. Мин сизендем бит. Хәле начарлангач ике атна чамасы Соликамскида тоттылар, ник? Мин Пермьгә җибәрергә тәкъдим иттем бит. „Юк-юк. Биредә үзебез дәвалыйбыз“, — диделәр. Настяның температурасы күтәрелгәч, икенче операцияне ясамый тордылар, ә хәзер "катлауланулар булды" дип акланалар. Күз алдында хәле начарланды бит», — ди әти кеше.

Пермь өлкәсе буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы әлеге гаиләнең кайгысын уртаклаша һәм тикшерүләр уздырылачагын искәртә. 

Артем исә Тикшерү комитетына мөрәҗәгать итәргә җыена. «Настябызны кайтарып булмый, тик башка кешеләрне саклап калу өчен кирәк. Бала хәсрәте бик авыр, аларны җирләү тагын да куркыныч», — ди әтисе.

  • Крон авыруы — эчәклектә хроник ялкынсыну авыруы, ул эчәклекнең бөтен катлауларында була. 
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100