Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Базарда алма сатучы ир-ат узып баручы ир белән хатынны атып үтергән

Әти-әнисе белән базарга барган 13 яшьлек малай да яраланган, ул җинаятьчедән качып котылган.

news_top_970_100
Базарда алма сатучы ир-ат узып баручы ир белән хатынны атып үтергән
https://pixabay.com/

Калининград шәһәрендә 15 февральдә Үзәк базарда фаҗига була. Кичке якта бер ир-ат базарда ир белән хатынны атып үтерә. Алар алма сатучы ир-ат яныннан узып барганда һәлак була, янда ир белән хатынның баласы да була. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

63 яшьлек Бахрамов Ф. кулында «Сайга» мылтыгы була. Шаһитлар сүзләренчә, ул ир белән хатынны атып үтерә, аннары мәетләр янында басып торган килеш, һавага ата башлый. Узып баручы кешеләр тирә якка качып өлгерә.

«Өскә таба атты, беркемне дә якын китермәде, башка кешеләрне үтермәс өчен, өскә таба атты. Даша исемле хатын — әни кеше „Ярдәм итегез“ дип кычкырды», — дип сөйли базарда эшләүче Елена. Елена иптәшләре белән туган көнен бәйрәм иткән. Аткан тавыш ишеткәч, урамга чыккан, башта ул петарда аталар дип уйлаган.

Җинаятьче яраланган хатынга аткан, шуннан соң хатын кычкырудан туктаган. Әти-әнисен үтергән вакытта янда нәни малай булган, ул качып киткән. Шаһитлар сүзләренчә, бер ир-ат җинаятьченең мылтыгын тартып алган.

РЕН ТВ каналы канлы фаҗиганең сәбәпләрен хәбәр итте. Мәрхүм ир-ат Бахрамов белән бергә эшләгән, аларның сәүдә нокталары янәшә булган. Җәнҗал урын өчен килеп чыккан булуы ихтимал.

Мәрхүм ир белән хатын «элиталы яшелчәләр» саткан, ә үтерүче алма белән сәүдә иткән. Алар моңа кадәр дә талашып торган, судка кадәр барып җиткәннәр. Атыш оештырган ир-ат үзе дә хастаханәдә үлгән. Нәни малай гына исән калган, аны әбисе алып киткән.

Соңрак РИА Новости хәбәр иткәнчә, җинаятьче хат язып калдырган. Ул үч алырга теләве турында әйткән.

Әлеге хат аның фатирында табылган, биредә патроннар да булган.

Тикшерү версиясе буенча, 15 февральдә 19:00 сәгатьтә Калининградның Баранов урамындагы базарда җинаятьче ир-ат узып баручы өч кешегә ау мылтыгыннан аткан. Ир белән хатын урында үлгән, 13 яшьлек малай яраланган, аны хастаханәгә озатканнар. Шуннан соң атучы ир-ат үз-үзенә кул салган. Ул күкрәгенә аткан, аны хастаханәгә озатканнар һәм ул шунда үлгән. Җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Калининград өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100