Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коточкыч авариядә Насретдиновлар гаиләсеннән дүрт кеше һәлак булган

Автоһәлакәттә алар гаиләләре белән һәлак булган.

news_top_970_100
Коточкыч авариядә Насретдиновлар гаиләсеннән дүрт кеше һәлак булган

Самара татарлары юл һәлакәтендә бер гаиләдән дүрт кеше һәлак булган Насретдиновларның якыннарына ярдәм җыя.

«Хөрмәтле милләттәшләр! Күбебезгә мәгълүм булганча, Насретдиновлар гаиләсе коточкыч юл фаҗигасында һәлак булды», дип яза Самара татарларының «Бердәмлек» газетасы.

«Дүрт кешедән торган гаиләне — әтиләре Илнар, әниләре Юлия, кызлары Илнара һәм Милена («Яктылык» мәктәбендә укыдылар) — соңгы юлга озатканда туганнарына хәлегездән килгән кадәр ярдәм итүегезне соралабыз.

Фаҗига буласын, билгеле, кем дә көтми… Сәдакагызны Сбербанк картасына җибәрергә була. Номеры: 2202201214019792 (Язгуль Ильясовна — һәлак булган Юлия Ильясовнаның бертуган апасы). Изгелекләрегез үзегезгә меңләтә әйләнеп кайтсын!», дип мөрәҗәгать итә «Яктылык» мәктәбе директоры.

Волга Ньюс сайты язуынча, фаҗига М-5 трассасында (Исаклы районы) булган. 14 гыйнварда 19.00 сәгатьтә Лада-Приора йөртүче, Самарадан Уфага баручы 40 яшьлек ир каршы як полосага чыгып, Мерседес йөк автомобиле белән бәрелә

Фаҗигадә рульдә булган Илнар үзе һәм ике пассажиры — 39 яшьлек хатыны һәм 7 яшьлек кызы шунда ук үлә. 19 яшьлек кызлары ашыгыч ярдәмдә барганда һәлак була.

Шушы ук автомобильдәге 8 яшьлек кыз хәзер хастаханәдә. Ул могҗиза белән исән калган.

  • Бу кыз Насретдиновларның өченче кызлары дигән мәгълүмат чыккан иде. Бу дөрес түгел булып чыкты. Сигез яшьлек кыз Насретдиновларның туганнарының балалары.

«Насретдиновларның туган­нарының олы кайгыларын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен, догаларыбыз мәрхүмнәргә нур булып барсын. Урыннары җәннәттә булсын, дип яза татар җәмәгатьчелеге исеменнән «Яктылык» мәктәбе директоры Радик Рәфкать улы ГАЗИЗОВ.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100