Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфа вице-мэры Гөлнара Вәлиева коронавирустан үлгән

Уфа мэры Өлфәт Мостафин да коронавирустан вафат булган иде.

news_top_970_100
Уфа вице-мэры Гөлнара Вәлиева коронавирустан үлгән
ufacity.info

Уфа вице-мэры Гөлнара Вәлиева коронавирус китереп чыгарган өзлегүдән үлгән, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат үзәге.

Шәһәр хакимияте һәм шәһәр советы COVID-19 нәтиҗәсендә килеп чыккан өзлегүләр аркасында Вәлиева Гөлнара Галимҗан кызы вафат булуы сәбәпле, кайгы уртаклаша, диелгән.

Гөлнара Вәлиева 1972 елда Стәрлетамак районы Морзаш авылында туган. Стәрлетамак районы хакимиятендә бюджет тармагында эшләгән. 2017 елда Уфа мэрының урынбасары, финанс идарәсе башлыгы.

29 сентябрьдә, 35 көн коронавирус белән авырганнан соң, Уфа мэры Өлфәт Мостафин вафат булган иде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100