news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә берьюлы биш кеше янып һәлак булган

Күрше төбәктә берьюлы биш кеше янып һәлак булган

news_top
Күрше төбәктә берьюлы биш кеше янып һәлак булган
Узган төндә Киров өлкәсенең Кикнур бистәсендә шәхси йортта янгын чыга. Фаҗига вакытында биш кеше берьюлы янып үлә. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Киров өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ике хатын-кыз һәм өч ир-ат янгыннан чыга алмый. Тагын ике ир-атны хастаханәгә озаталар.


Янгын сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый. Экспертизалар билгеләнгән.

"Башлангыч мәгълүмат буенча, янгын ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыгуы ихтимал. Биредә исерек килеш тәмәке тарткан булулары мөмкин. Янгын булыр алдыннан йортта спиртлы эчемлекләр эчеп утырулары билгеле", диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар