Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Баланың эчендә шприц энәсе калдырганнар». Яшь ярымлык сабый кан югалтудан үлгән

Сабый берничә тапкыр төрле медицина оешмаларында дәвалана.

news_top_970_100
«Баланың эчендә шприц энәсе калдырганнар». Яшь ярымлык сабый кан югалтудан үлгән
https://pixabay.com

12 сентябрьдә Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүче 1,5 яшьлек бала вафат булган. Сабыйның уң як үпкәсенә зыян килгән һәм бала кан югалтудан үлгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Бала үлү сәбәбе — үпкәсендә шприц энәсе кисәге табылган. Төбәк буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, бала тугач, берничә тапкыр төрле медицина оешмаларында дәвалана. Шуларның берсенә баланың эчендә шприц энәсе кисәге калдыралар.

«Саксызлык аркасында үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Медицина оешмаларында экспертизалар билгеләнгән, диелә хәбәрдә.

Мәрхүм бала — 30 яшьлек Еленаның бишенче сабые. Бу гаиләнең баланың эчендә энә калудан үлүенә ышанмый. Сабыйга әле күптән түгел генә операция ясаганнар. Шул урында шеш барлыкка килгән һәм бала шуннан үлгән, дип уйлый әни кеше. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Тик Россия Тикшерү комитетының Петербург буенча Тикшерү идарәсе баланың үлеме сәбәбен әйтте. Медицина оешмаларының берсендә баланың эчендә чит предмет — энә кисәге калдырганнар, диелә хәбәрдә.

Еленаның беренче иреннән дүрт баласы бар, өч ел чамасы элек алар аерлышкан. Бишенче улын ул яңа иреннән тапкан булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100