Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өйләнергә җыена иде». Балет артистын яшен сугып үтергән

23 яшьлек егет күптән түгел генә армиядән кайткан.

news_top_970_100
«Өйләнергә җыена иде». Балет артистын яшен сугып үтергән
https://pixabay.com

Якутиядә балет артисты булып эшләүче 23 яшьлек Василий Кириллинны яшен сугып үтергән. Фаҗига 13 июльдә Чурапчинский районында булган. Яшен сукканнан соң, аны хастаханәгә алып барып җиткерергә өлгермәгәннәр. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Биредә өч тәүлек дәвамында яшеннәр яшьни, көчле җилле яңгырлар ява. Давыл йорт түбәләрен алып аткан, яңгыр «стена булып төшә». Яңгыр вакытында күз күреме берничә метр гына була. Шундый яшенле яңгыр вакытында Василий Кириллин яшен сугудан үлә.

Республиканың Опера һәм балет театрында артистның үлемен раслаганнар. Хәзер артистлар отпускта, барысы да августка кадәр төрле якларга киткән. Василий да ялын туганнары белән үткәргән.

«Кызганычка каршы, бу дөрес хәл. Василий һәлак булды. Ул бик талантлы егет иде, балачагыннан ук хореография белән шөгыльләнде. Аның фактурасы яхшы иде, ул балетка бик туры килә. Бик перспективалы егет. Кызганыч инде, шулай килеп чыкты. Без барыбыз да шок кичерәбез», — дип сөйләгәннәр театрда.

Василий бөтен репертуарда да, премьера спектакльләрендә дә катнаша, аның ялгыз номерлары да, күмәк чыгышлары да була. Ул труппа белән гастрольләргә дә йөри, чит иләргә дә бара. Хезмәттәшләре сүзләренчә, ул һичшиксез балет солисты булыр иде.

Василийның кәләше дә бар, алар өйләнешергә җыенган. Ул күптән түгел генә армиядән кайткан. Аның социаль челтәрдәге сәхифәләрендә армия тормышыннан фотолар күп.

Мәрхүмне Якутиянең Таттин районында — туган ягында җирлиләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100