Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда егетләр һәм кызлар утырган машина юлдан чыгып очкан һәм яна башлаган

Арткы утыргычтагы пассажирлар йөртүченең гамәлләрен видеога төшереп барган.

news_top_970_100
Татарстанда егетләр һәм кызлар утырган машина юлдан чыгып очкан һәм яна башлаган

14 июльдә иртәнге бишенче яртыда Бөгелмә районында юл һәлакәте була. Дүрт кеше — 15 һәм 16 яшьлек кызлар, 19 һәм 21 яшьлек ике егет — утырган «Фольксваген Гольф» зур тизлектә барган килеш каршы як полосага чыга һәм юл кырыена төшеп каплана. Машина йөртүчесе һәм аның өч пассажиры имгәнә. Бәхеткә, алар барысы да исән кала. Егетләр һәм кызлар җимерелгән машинадан чыгып өлгерә. Шуннан соң машинага ут каба. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты хәбәр итте.

15 һәм 16 яшьлек ике кыз арткы утыргычта утыра. Алар юлда барышлый телефон камерасын җибәрә һәм машина йөртүчене видеога төшереп баралар. Машина белән идарә итүче егет бик күтәренке кәефтә була. Аның бу халәтенең сәбәбен хастаханәдә ачыклаячаклар. Йөртүче рульне боргалый, тизлекне арттыра, пассажирлар аның белән барырга курка. Икенче егет — пассажир — йөртүчене туктатмакчы була, ләкин ул булдыра алмый, диелә бу хәбәрдә.

Хәзер бу кешеләр дүртесе дә хастаханәдә ята, авариягә очраган машина тулысынча янып беткән.

Татарстан юлында авариягә очраган бу машина Мәскәүдән килә торган булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар сөйләгән.

Җиңел машинада Мәскәү номерлары була. «Ут машинаны шулхәтлек тиз чолгап алды, аның моделен дә аңламый калдык», — дигән шаһитлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100