Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Исерек ир-ат баланы фатирга сөйрәп кертә». Азнакайда 7 яшьлек кызны мыскыл иткәннәр

Йорттагы фатирларның берсендә ремонт ясаучы 41 яшьлек ир-атка җинаять эше ачылган.

news_top_970_100
«Исерек ир-ат баланы фатирга сөйрәп кертә». Азнакайда 7 яшьлек кызны мыскыл иткәннәр
https://pixabay.com

Азнакай шәһәрендә яшәүче 41 яшьлек ир-ат 7 яшьлек кыз баланы мыскыл итүдә шикләнелә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буеча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 7 июльдә шәһәрдәге йортларның берсендәге фатирда ремонт ясаучы ир-ат подъездда 7 яшьлек сабыйны очрата. Бу вакытта исерек булган ир-ат кызны фатирга сөйрәп алып керә һәм мыскыл итә. Шуннан соң ир-ат кызга телефон бүләк итәм дип ышандыра һәм качып китә.

Имгәнгән баланы хастаханәгә илтәләр.

Җинаятьтә шикләнелүче ир-атны тоткарлыйлар. Ул гаебен таный. «Унике яше тулмаган балага карата көч кулланып сексуаль гамәлләр кылу» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Азнакайда баланы көчләү турындагы хәбәр кичә социаль челтәрләрдә таралган иде. Шул хәбәрне прокуратура тикшерә башлады. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Рамил Әхмәтҗанов сөйләде.

Социаль челтәрләрдә «кыйналган һәм көчләнгән баланы хастаханәгә китергәннәр, аны өйдә ремонт ясаучы ир-ат көчләгән», дип язганнар иде.

«Җинаять эше барышы һәм аның нәтиҗәләре прокуратура контролендә», — дип аңлатты Әхмәтҗанов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100