Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда һәм Ульяновск өлкәсендә урман янгыннары белән көрәшәләр

Урман янгыны фотолары социаль челтәрләрдә таралды.

news_top_970_100
Башкортстанда һәм Ульяновск өлкәсендә урман янгыннары белән көрәшәләр
Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

15 июльдә Башкортстанның Белорет районында зур урман янгыны була. Шаһитлар сүзләренчә, янгын үләнгә ут кабудан башлана, аннары ялкын агачларга күчә. Социаль челтәрләрдә таралган хәбәрләрдә янгынның торак йортларга якынлашуы турына хәбәр ителә. Иртәдән бирле урман өстендә вертолетлар очып йөри. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

«Бөтен якка таба тарала», — дип язган биредә яшәүче кешеләр.

Янгынны махсус хезмәтләр сүндерә. «Сүндерәләр бит, ак төтен чыкканы күренә, төтен кара түгел», — дип язалар социаль челтәрләрдә.

«Белорет районындагы микрорайонда урман януы турында Кризислы очракларда идарә итү үзәгенә хәбәр иттеләр. Урынга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, ирекле янгын сүндерүчеләр китте. Торак пунктларга куркыныч янамый. Җил тизлеге секундына 5 метр. Һәлак булучылар һәм имгәнүчеләр юк», — дип аңлатканнар Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Урман Белорет шәһәреннән 1,1 км ераклыкта Белорет урманчылыгы территориясендә яна. Янгын мәйданы 3 гектар чамасы, диелә хәбәрдә.

Соңрак янгын учагы сүндерелү турында хәбәр ителде.

14 июльдә иртәнге якта Ульяновск өлкәсенең Майна районындагы Ак Күл авылы янында урман яна башлаган. Аны көн буе, аннары төнлә белән сүндерәләр, әле дә ут белән көрәш бара. Янгын 300 гектар мәйданга таралган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Янгын сүндерүдә урман янгынын сүндерү станцияләре, урманчылары, арендаторлар, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, йөзләп кеше, 20 техника катнаша. Иртәнге якта махсус борт ярдәм итте — янгынны һавадан сүндерделәр. Торак пунктларга куркыныч янамый», — дип аңлатканнар төбәк буенча Табигать министрлыгында.

14 июльдә Теренгульский урманчылыгында да янгын башланган. Бер агачны яшен суккан һәм шуннан соң ылыслар катламына ут капкан. Кичкә таба янгынны сүндереп бетергәннәр. Бу турыда Ульяновск өлкәсенең Табигать һәм циклик икътисад министрлыгы сайтында хәбәр ителә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100