Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табиб хатасы аркасында яшь егетнең эчәклегенең өчтән берен кискәннәр

Яман шеш белән авыручы хатын-кыз анализларын 18 яшьлек егет анализлары белән алмаштырганнар.

news_top_970_100
Табиб хатасы аркасында яшь егетнең эчәклегенең өчтән берен кискәннәр
https://pixabay.com

Краснодарда яшәүче студент Илья Т. повар-кондитер булырга хыяллана. Ләкин хәзер ул ризыкларын кабып карый алмый инде, егет гомер буена диетада тотарга тиеш. Аның эчәклегенең өчтән бер өлешен кисеп алганнар. Бу вакыйга турында «Комсомольская правда» хәбәр итте.

2019 елның ноябрендә егетне экстрен рәвештә хастаханәгә салалар, аның эче бик авырта. Тикшергәннән соң, анда кискен аппендицит булуы ачыклана. Операция ясыйлар. Кисеп алынган сукыр эчәкне гистология анализына җибәрәләр — бу стандарт процедура. Моны яман шеш булмаганын раслау өчен эшлиләр.

Шуннан соң егет өйгә кайтырга җыена, тик аңа «синдә яман шеш» дип хәбәр итәләр. Имеш, кисеп алынган тукымада онкология ачыкланган.

Ильяны онкодиспансерга күчерәләр. Аннары эчәклегенең зур өлешен кисеп алыр өчен операция ясыйлар. Операциядән соң егетне өенә кайтарып җибәрәләр. Тикшерүләр язылган дискны, документларын егетнең кулына бирәләр.

«Әни документларны һәм гистология белешмәсен генетик тикшерүгә җибәрде. Аның шикләре раслангач, коточкыч булды», — ди Илья.

Яман шештән дәваларга тиешле кеше Илья түгел, башка хатын-кыз булып чыга. «Анализлар туры килмәү йөз процентлы була», — ди Ильяның юристы.

Илья судка мөрәҗәгать итә. Табиблар хатасы белән ул хәзер инвалид калган. 9 июньдәге суд карары буенча, егеткә биш миллион сум компенсация түләнергә тиеш. Әлегә суд карары үз көченә кермәгән.

«Краснодарның Первомайский район суды Краснодар шәһәрендә яшәүче кешенең Краснодар өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгының „Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү клиник хастаханәсе“ оешмасына карата шикаятен тикшерде. Ачыкланганча, әлеге операция дөрес ясалмаган, тикшерү өчен бирелгән материал пациентныкы булмаган», — дип сөйләгәннәр Краснодар крае судында.

Суд карары әлегә үз көченә кермәгән.

«Без суд карары белән канәгать. Тик хастаханә апелляциягә бирүе ихтимал», — ди юрист.

Краснодар шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе матбугат хезмәте комментарий биргән. «Эчәклекне кисү буенча операцияне ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә түгел, башка медицина оешмасына ясадылар. Суд тикшерүе әле башланды гына. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең дә, безнең хезмәткәрләрнең дә гаебе турында объектив һәм чын дәлилләр юк. Әлеге гражданлык эше буенча суд экспертизасы уздырылмады», — дигәннәр ведомствода.

Табиблар алдагы суд карарына шикаять белдерергә җыена, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100