Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Нива» тулы бала-чага: 11 яшьлек малай атасының машинасын урлап, иптәшләрен йөрткән

Башкортстанда яшәүче әти кеше ишегалдында торган иске «Нива» ватык, малай машина йөртә белми дип уйлаган.

news_top_970_100
«Нива» тулы бала-чага: 11 яшьлек малай атасының машинасын урлап, иптәшләрен йөрткән

Уфа шәһәре янында 11 яшьлек малай әтисенең машинасын урлап, дус-ишләрен утыртып йөрткән. Улының шуклыгы турында әти кешегә полиция хезмәткәрләре әйткән. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте.

Айрат С. өенә полиция хезмәткәрләре килгәч, ул аптырап калган. Әти кеше үзе берни дә эшләмәгән бит. Хокук саклаучылар исә «Нива» машинасы белән кызыксынган. Машина ишегалдында күптәннән тора. Ләкин полиция хезмәткәрләре әти кешегә видео күрсәтә.

Анда Айратның «Нива»сы сурәтләнгән. Машинага 7, 9, 13 яшьләр тирәсендәге балалар төялешкән. Руль артыннан начар күренсә дә, Айрат аның олы улы булуын абайлап ала. Малайга 11 яшь, әтисе аны машина йөртергә дә өйрәткәнем юк, ди. 

«Малай минеке, машина минеке, йөрүе — шаккаткыч», — ди ул. 

Бәхеткә, Айрат С. иске «Нива»сында балаларның берсе дә зыян күрмәгән. Аның белән балигъ булмаган балалар эшләре буенча инспекторлар аралашачак. Әлегә әбисендә каникулда ял итүче 11 яшьлек малайны әтисе белән җитди сөйләшү көтә. 

«Гафу ит мине, әти, зинһар өчен, башка алай эшләмәм», — ди ул. 

«Альберт, кайткач сөйләшербез», — ди әтисе.

Былтыр көзен Туймазы районында 15 яшьлек үсмер әтисенең машинасын алып, 12 яшьлек дустын утыртып алып чыгып киткән иде. Алар әйләнеп капланды. 15 яшьлек үсмерне коткара алмадылар, 12 яшьлек пассажир могҗиза белән генә исән калды.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100