Башкортстанда Сабантуйда чабышкы ат җайдагын атып бәргән, үзе абынып егылган - видео | intertat.tatar

Башкортстанда Сабантуйда чабышкы ат җайдагын атып бәргән, үзе абынып егылган - видео

Ат аягын сындырган булуы ихтимал.

Башкортстанның Борай районында Сабантуйда чабышкы ат имгәнгән. Ул абынып егыла, җайдагы егылып төшә, аннары ат үзе дә ава. Әлеге кадрларны «Башкортстан» телеканалы күрсәтте.

Якынча белешмә буенча, җайдак имгәнмәгән. Ә менә ат үзе җитди зыян күргән. Ул торып басарга маташа, ләкин бер аягы авыртуы күренә. 

Тамашачылар да уфтана, «Аягы, аягы», «Аягы сынды», дип борчылышалар.

Атка кешелрә ярдәм итте, диелә хәбәрдә.