Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кукмара районы «Урал» хуҗалыгында мең тоннага якын печән ике көн янган

12 июнь көнне төн уртасында Кукмара районы Олыяз авылында печән складында янгын чыга. Хәзерге вакытта фаҗига килеп чыгуның сәбәпләре ачыклана.

news_top_970_100
Кукмара районы «Урал» хуҗалыгында мең тоннага якын печән ике көн янган
kukmor-rt.ru

Склады белән бергә янып беткән 500 түк печән турында «Татар-информ» хәбәр иткән иде. Янгын турында 01:17 сәгатьтә хәбәр ителә. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә печән салынган складны ут камап алган була.

«Печән янып беткән. Башка бер җиргә дә зыян килмәде. Миңа гаддәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре шалтыратып хәбәр иттеләр. Бу төнге берләр тирәсендә булды. Әлегә беркем бернәрсә белми, фаразларыбыз да юк. Утның каян килеп чыкканы ачыкланмаган», — дип Олыяз авыл җирлеге башлыгы Рамил Маликов.

«Урал» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов та янгынның каян килеп чыкканын белми. «Төнлә чыкты янгын. Үзебезнең яшь ветеринар бар, ул күргән беренче булып. Яндырып бетермичә булмады… Аны сүндерә торган да түгел инде, ике көн буе янды. Янгын сүндерү машинасын куйдык та сакладык. Төгәл генә нәрсә булганын берәү дә белми, әлегә тикшерү үткәрәләр. Фаразларым юк, кычкырып бернәрсә дә әйтә алмыйм.

Мең тоннага якын печән янды складта. Башка бер җиргә дә зыян, зарар килмәде, һәлак булучылар юк. Зыяны зур инде аның, бинасы иске булса да, тора иде әле шунда. Яңасының чыгымнары зур булачак. Ул турыда уйлаганым юк әле. Дөрес, печән саклар өчен урын кирәк хәзер», — ди Газинур Хәбибрахманов.

«Урал» — Кукмара районының гына түгел, республиканың да иң алдынгы хуҗалыкларының берсе.

Кукмара районынының ватсап төркемендә янгын нәтиҗәсендә складның тимер корпусы кәкрәеп, яраксыз хәлгә килгән дип язалар. Янгын ут төртүдән килеп чыкмадымы икән дип шикләнүчеләр бар.

Олыязда мондый очрак беренче тапкыр гына түгел икән. «Өченче ел шулай ук печәннәр дә, басудагы эскертләрне дә яндырдылар. Аны бер малайга сылтап калдырганнар иде, ышанмаган идем, мәрхүм инде ул.

Каравылчы да бар, тик ул гына карап бетерә алмый, бер әйләнеп килә дә… Видеокүзәтү дә бар безнең. Ватылган көннәренә туры килде шул, кызганыч», — диде «Урал» хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100