Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Контракт буенча хезмәт иткәндә яшен сугып үтергән солдатның ике баласы ятим калган

25 яшьлек ир-ат палаткалы лагерьдән торган хәрби частьтә вакытта һәлак булган.

news_top_970_100
Контракт буенча хезмәт иткәндә яшен сугып үтергән солдатның ике баласы ятим калган
https://pixabay.com

Новосибирск өлкәсендә 13 июньдә көчле давыл була. Шул вакытта Коченево янындагы кырда урнашкан хәрби частьтә солдатлар сафка тезелергә әзерләнә. Солдатлар өчен кырда палаткалы лагерь оештырылган. Биредә контракт буенча хезмәт итүче 25 яшьлек Олегны яшен сугып үтерә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Олег бу частька Кузбасстан килә. Ул Ленинск-Кузнецкий шәһәрендә яшәгән.

«Бик шәп егет иде, аның хатыны һәм ике нәни баласы бар — кыз һәм малай», — дип сөйли Олегның хезмәттәшләре «КП» хәбәрчесенә.

«Иртәнге сигезенче тирәсенә сафка тезелү булырга тиеш иде. Барыбыз да шуңа әзерләндек. Олег урамда иде. Шул чакта аны яшен сукты», — ди алар. 

Егет шунда ук егыла, аны коткара алмыйлар. «Ашыгыч ярдәм табиблары полициягә 8.24 сәгатьтә хәбәр итте. Алар яшь ир-атның яшен сугудан үлүен әйтте. Ул мизгел эчендә үлде», — дип сөйләгән Россия Эчке эшләр министрлыгының Новосибирск өлкәсе буенча идарәсе вәкиле «КП» сайтына.

Хәзер фаҗигане тикшерүчеләр өйрәнә Аннары процессуаль карар кабул ителәчәк.

Яшел сукмасын өчен:

  • кулда очлы предметлар — зонт, таяк, кармак ише әйберләр булмасын;
  • телефонны сүндерегез;
  • су буенда булсагыз, акрын гына ярдан ераккарак китегез; су электр тогын бик яхшы үткәрә, яшен сугу суда 100 метрга тарала;
  • яр буенда куаклар арасында качып тормагыз; ачык урыннан барасы булса, йөгермәгез, тыныч кына атлагыз;
  • урманда кечкенә агачлар янында иң куркынычсыз урын, аланлыкта тормагыз, ялгыз агач янына бармагыз;
  • качар урын булмаса, җиргә җәелеп ятмагыз, чокырлырак урында тезгә чүгәләп, аякларны кулларыгыз белән кочаклагыз;
  • яшен булганда велосипед, мотоциклда бармагыз, туктагыз һәм транспорт чарасын яткырыгыз һәм аннан 30 метр чамасы читкә китегез;
  • машинада барсагыз, туктагыз, тәрәзәләрне күтәрегез һәм яшен беткәнне көтеп утырыгыз.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100