Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Самара өлкәсендә коточкыч авариядә яшь егетләр һәлак булган

Дүрт ир-ат утырган «ВАЗ-2112» машинасын «Камаз» «өзеп алган» диярлек.

news_top_970_100
Самара өлкәсендә коточкыч авариядә яшь егетләр һәлак булган
63.мвд.рф

Самара өлкәсенең Сергиев районында коточкыч юл һәлакәте булган. Авариядә дүрт яшь ир-ат үлгән. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча идарәсе хәбәр итте.

14 майда кичке алтыда М5 «Урал» юлының 1070нче километрында җиңел автомобиль йөк машинасына бәрелә. Авариядә җиңел машина йөртүчесе һәм аның өч пассажиры һәлак була. 

Якынча версия буенча, алда бара торган машинаны узарга чыккач, «ВАЗ-2112» каршы як полосага чыга һәм каршыга килә торган «КАМАЗ» машинасына бәрелә. диелә ведомство хәбәрендә.

«Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, җиңел машина белән 25 яшьлек егет идарә итә. Һәлак булган тагын ике егеткә 25 яшь, берсенә гыйнварда 29 яшь тулган.

Бәрелешү бик каты булу сәбәпле, «Камаз» җиңел машинаның бер өлешен «өзеп алган» диярлек. Мәетләрне тимер-томыр арасыннан аралап алырга туры килгән. «Камаз» йөртүчесенең сәламәтлеге турында хәбәр ителми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100