Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әгерҗе районында авариядә яшь укытучы һәм аның ике баласы һәлак булган

Чаллы мәктәбендә беренче сыйныфларны укытучы хатынны энесе авылга кунакка алып кайткан.

news_top_970_100
Әгерҗе районында авариядә яшь укытучы һәм аның ике баласы һәлак булган

7 майда Әгерҗе-Красный Бор юлында кичке җиденче яртыларда коточкыч авариядә дүрт кеше һәлак була. «Nissan Almera» машинасы белән Удмуртиядән туган 26 яшьлек ир-ат идарә итә. Ул алдагы машинаны узарга чыга, идарәсен югалта һәм каршыга килә торган «Kia Rio» машинасына бәрелә. Шуннан соң «Nissan» юл кырыена төшеп китә һәм яна башлый. 

«Nissan» йөртүчесе, «Kia» машинасындагы өч кеше — 33 яшьлек Анна, аның ике баласы урында ук үлә. 7 майда Татарстанда авариядә ике бала һәм ике олы кеше һәлак булган, дип язган идек.

«Челнинские известия» ачыклаганча, Анна Чаллының 25 нче мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Ул мәктәпкә былтыр көз көне урнашкан һәм беренче сыйныфларны укыткан. Аның кызы да биредә укыган, нәни улына 3,5 яшь булган, ул балалар бакчасына йөргән.

14 майда мәктәп укытучылары Әгерҗегә Аннаның тугызын уздырырга бара. Аннаның ире хатынын һәм ике баласын югалтуны бик авыр кичерә, көн саен зиратка йөри.

25 нче мәктәп директоры Лариса Кузавкова сүзләренчә, яшь укытучы коллективка бик җиңел кереп киткән. «Анна Александровна бик энергияле, оптимист иде, җәмәгать тормышында актив булды, оста куллары һәм иҗади сәләтләре белән сөендерде. Кызы белән матур эшләнмәләр ясый иде. Аны балалар да, ата-аналар да бик яратты», — ди ул.

Авариягә очраган «Кiа Rio» белән Аннаның энесе идарә итүе билгеле. Ул туганнарын авылга кунакка алып кайткан. 31 яшьлек бу ир-ат үзе исән калган, тик аның хәле бик авыр, ул реанимациядә ята. Аның гомере өчен район хастаханәсе табиблары көрәшә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100