news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уралдагы авылда биш бала янып үлгән, ике сабый имгәнгән

Узган төндә җиде балалы гаиләдә фаҗига була.

news_top
Уралдагы авылда биш бала янып үлгән, ике сабый имгәнгән
https://sverdlovsk.sledcom.ru/

15 апрельгә каршы төндә Екатеринбург шәһәре янындагы Бызово авылында янгында биш бала һәлак булган. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига булган гаиләдә җиде бала тәрбияләнә. Янгында балаларның анасы, аның белән яши торган ир-ат, тагын өч яшьлек малай һәм бер яшьлек кыз да имгәнгән. Аларны хастаханәгә салганнар.

Якынча белешмә буенча, электр үткәргечләре ватык булу сәбәпле, янгын килеп чыгуы ихтимал.

Җинаять эше ачылган. Бу турыда Свердловск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте.

"Бу гаилә полициядә хисапта торды, ләкин әле күптән түгел генә аларны хисаптан төшерделәр. Мәрхүм һәм исән калган балалар төрле төрле әтидән туган. Әти кешеләрнең берсе хәзер төрмәдә утыра", - дип сөйләгән Россия Эчке эшләр министрлыгының Свердловск өлкәсе буенча идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Валерий Горелых.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар