Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәһәр читендә ир белән хатынга бүре ташлангач, ир-ат ерткычны буып үтергән

Хәзер бу кешегә котыру авыруыннан уколлар ясыйлар.

news_top_970_100
Шәһәр читендә ир белән хатынга бүре ташлангач, ир-ат ерткычны буып үтергән
https://pixabay.com

Воронеж өлкәсенең Борисоглебск шәһәрендә яшәүче ир-атка котырган бүре ташланган. Бу турыда РИА Новости агентлыгына хайваннардагы авырулар белән көрәш буенча район станциясендә сөйләгәннәр.

Вакыйга 9 апрельдә кичке якта шәһәр читендә була. Ир-ат хатыны белән бергә урамда йөрергә чыга. Аларга таба бүре килә башлый. Хатын башта бүрене эт дип уйлый, ләкин ир шунда ук аның ерткыч булуын аңлап ала. Бүре кисәк кенә кешеләргә һөҗүм итә.

Ерткыч каршына очраган ир-атның аягына ябыша һәм чәйни башлый. Ир-ат исә югалып калмый. Ул бүренең авызын каерып тота, аннары җиргә егып сала һәм ялан куллары белән буып үтерә.

«Ул булдырган, ул молодец», — дип сөйләгән агентлык чыганагы.

Хатын тиз арада ашыгыч ярдәм чакыра. Бүре үләксәсен белгечләргә тапшыралар. Экспертиза нәтиҗәләре буенча, бүре котыру авыруы белән чирли. 

Яраланган ир-атка котыру авыруыннан уколлар кадыйлар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100