Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Киров өлкәсендә бер хатын сөйгәненең мәетен ике ел буена өендә яшереп торган

30 яшьлек ир-атны бергә яши торган хатыны балта белән чабып үтергән.

news_top_970_100
Киров өлкәсендә бер хатын сөйгәненең мәетен ике ел буена өендә яшереп торган
https://pixabay.com

Киров өлкәсендә яшәүче хатын бергә яши торган ирен үтергән һәм аның мәетен ике ел буена идән астында саклаган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Ике ел элек югалган 30 яшьлек Виктор Савиных мәетен быел тапканнар. Ул хәзергә кадәр Опарино бистәсендә бергә яшәгән хатынының йортында идән астында була. Хәзер бу хатынны сак астына алганнар. Ул мәетне яшергән урынны үзе күрсәткән.

34 яшьлек хатын-кыз гаебен танып күрсәтмә биргән. Ул 2019 елның 8 апрелендә сөйгәне белән талашуын әйтә. Аннары хатын иренең башына балта белән берничә тапкыр суга. Викторның үлгәнен аңлап алгач, хатын мәетне азык-төлек төрә торган пленка белән төрә һәм идән астына төшерә. Аннары хатын идән асты капкачын кадаклап куя. Бераздан бу хатын башка фатирга күченә, иске өенә барып йөрми.

Шул ук елны сентябрьдә Викторның әнисе полициягә мөрәҗәгать итә, ул улының югалуын сөйли. Югалган ир-атның мәетен ел ярым чамасы вакыт узгач кына табалар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100