Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Теш дәвалаганда алты яшьлек бала үлгән

Стоматология табиблары ашыгыч ярдәм чакырмыйлар, алар үзләре 45 минут буена реанимация ясап маташа.

news_top_970_100
Теш дәвалаганда алты яшьлек бала үлгән
https://pixabay.com

Санкт-Петербургта стоматологка теш дәваларга баргач, алты яшьлек малай әнисе каршында вафат булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

10 декабрьдә иртә белән 38 яшьлек хатын алты яшьлек баласын стоматология клиникасына алып килә. Балага наркоз ясап тешен дәваларга җыеналар. Дәвалау алдыннан баланы табиб-педиатр карый, әнисе документларны тутыра. 

Баланы операция өстәленә яткыралар. Анасы каршында борынына битлек кидереп, индукцион наркоз бирәләр. Малай бер-ике тапкыр сулый да, йөрәге туктый.

Биредәге табиблар ашыгыч ярдәмне шунда ук чакырмый, алар үзләре реанимация ясый. 45 минут тырышкач, файдасы булмавы ачыклана. Малай анасының күз алдында вафат була. Урынга килгән ашыгыч ярдәм табиблары баланың үлемен раслый.

Клиника бу вакыйга турында комментарий бирми. Әлеге эшне прокуратура һәм Тикшерү комитеты тикшерә, җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100