Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер авылда өч, биш, җиде яшьлек бала һәм яшь кыз билгесез матдә белән агуланып үлгән

Иртә белән табиблар килгәндә өйдәге өч яшьлек малай, биш яшьлек кыз инде үлгән, җиде яшьлек малай һәм 23 яшьлек кыз аңсыз була.

news_top_970_100
Бер авылда өч, биш, җиде яшьлек бала һәм яшь кыз билгесез матдә белән агуланып үлгән
https://saratov.sledcom.ru

13 декабрьдә Саратов өлкәсенең Маркс районындагы Александровка авылында дүрт кеше билгесез матдә белән агулан. Алар барысы да үлеп беткән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Иртә белән табиблар килгәндә өйдәге өч яшьлек малай, биш яшьлек кыз инде үлгән була. Аларның җиде яшьлек абыйсы һәм 23 яшьлек туган апалары аңсыз ята. Аларны хастаханәгә алып китәләр. Бүген иртән малай вафат була, аннары 23 яшьлек кыз да үлә.

Аларның нәрсә белән агулануы әлегә билгеле түгел. Белгечләр өйдәге барлык әйберләрне һәм азык-төлекне тикшерә. Өйдә газ колонкасы, казан һәм плитә бар. Тик газ хезмәте вәкилләре бүлмәләрдә зарарлы матдәләр булмавын ачыклаган, диелә хәбәрдә.

Россия Тикшерү комитетының Саратов өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, җинаять эше ачылган, тикшерү эшләре бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100