Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кияү егете туй алдыннан кәләшен үтергән

«Бу егет белән кыз бик тату йөриләр иде», - дип искә ала күршеләр.

news_top_970_100
Кияү егете туй алдыннан кәләшен үтергән
https://pixabay.com

Мәскәү үзәгендәге бер фатирда кәләшен үтергән кияүне тоткарлаганнар. Бу турыда РИА Новости агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Мәскәү буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Юлия Иванова сөйләгән.

Иванова сүзләренчә, 27 яшьлек егеттән хәзер сорау алалар. 

21 июльдә Колпачный чатындагы торак йорттагы бер фатирда 26 яшьлек кыз мәете табыла. Аның башында бик күп травмалар була, гәүдәсе, куллары һәм аяклары имгәнеп беткән. 

«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Кыз мәете табылган фатир хуҗасы аның кияве булып чыккан һәм егетне эзли башлаганнар. 

Видеокүзәтү камерасы кадрларын өйрәнгәннән соң, 19 июльдә аларның бергәләп подъездга керүен аңлаганнар. Аларның талашуы да күренгән, егет кызга берничә тапкыр сукканны да камера яздырып торган.

Мәрхүмә кызның анасы сүзләренчә, 8 августта егет белән кызның туе билгеләнгән булган. 19 июльдә егет качып киткән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Күршеләре егет белән кыз турында яхшы сүзләр генә әйтә. Алар кулга-кул тотынышып кына йөргән, урындыкта бергә утырып торганнар, күзгә-күз карашып яшәгәннәр. Әлегә җинаятьне сәбәпләре ачыкланмаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100