Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ул үзен үтерәселәрен белде». Туйга дип чыгып киткән яшь кызны эзлиләр

Ул өйдән чыгып китәр алдыннан ук коткаручыларыга шалтыратып хәбәр иткән.

news_top_970_100
«Ул үзен үтерәселәрен белде». Туйга дип чыгып киткән яшь кызны эзлиләр
https://pixabay.com

Североуральск шәһәрендә яшәүче 24 яшьлек Яна Балобанова 2 июльдә туйга дип чыгып китә һәм әйләнеп кайтмый. Аны адашкан дип фаразлыйлар, полиция, коткаручылар эзли. Кызны әле дә таба алмыйлар. Бу турыда Екатеринбург.Онлайн хәбәр итте.

Янаның әтисе кызын эзләү һәм аның соңгы шалтыратулары турында сөйли. Әти кеше сүзләренчә, аның кызы коткаручыларга үзе шалтыраткан һәм кызга кемдер янаган.

«Полиция җитәкчесе миңа аның шалтыратуларын тыңлатты. Мин аның тавышын таныдым, ул үзе иде. Минемчә, аңа кемдер янаган. Мин кибеттә идем, ә ул өйдә вакытта ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына шалтыраткан, аннары туйга чыгып киткән. Ул туйда үзен үтерергә мөмкин булуларын белгән, шуңа күрә дә коткаручылар чакырган, үзен алдан ук эзли башлауларын теләгән. Аннары ул адашкан, коткаручыларга икенче тапкыр шалтыраткан. Телефонында зарядка беткән килеш чыгып киткән бит, батареясының 35 проценты гына калган булган», — дип сөйли кызның әтисе Яков Витальевич.

Әти кеше кызын соңгы тапкыр кибет янында очрата. Кыз тәмәке сорый һәм китеп бара. Шуннан соң алар башка күрешми.

«Ул ап-аек иде, мин аңа 5 тәмәке бирдем, ул тиз-тиз китеп барды. Урамда якты иде әле, сәгать тугызынчылар булгандыр. Туйда бераз гына утырам да кайтам, диде. Анда туй дисәң туй да булмады инде. 5-6 кеше утырып алганнар», — ди кызның әтисе.

Туйдагы кешеләр Яна турында төрлечә сөйли. Кемдер «бөтенләй килмәде» ди, башкалары «килде, талашты да кайтып китте», ди.

«Анда алар үзләре дә бөтенесе диярлек җинаятьче инде, яхшылап кысарга кирәк иде. Кызны туйга чакырып китергәннәр дә шунда үтергәннәр, минемчә. Аның кулында бриллиант кашлы 12 меңлек балдак, йөзек, көмеш чылбыр бар иде», — ди Яков Витальевич.

Әти кеше сүзләренчә, мобиль телефоннан соңгы шалтыратуның координаталары буенча беркемне дә тапмыйлар. Биредә кыргый җәнлекләр дә, батып үләрлек сазлыклар да юк. Яктыртылган юл туры бара, адашыр урын да юк. Ир-ат кызын исән килеш күрергә өметләнә.

«Үтергән булсалар, мәетен гөмбәчеләр булса да табачак. Күмеп куйсалар, беркайчан тапмыйлар инде. Этләр эзен алды, аннары югалттылар», — ди әти кеше.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100