Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Меңләгән сабыйга дөньяга килергә ярдәм иткән табиб Түбән Камада вафат булган

Зоя Антропова 60 еллап табиб-гинеколог булып эшләгән.

news_top_970_100
Меңләгән сабыйга дөньяга килергә ярдәм иткән табиб Түбән Камада вафат булган
Түбән Кама районының рәсми сайты

9 июльдә Түбән Камада танылган табиб-гинеколог Зоя Антропова 85 яшендә вафат булган. Ул гомеренең 60 елдан артыгын акушер-гинекология хезмәтенә багышлаган. Бу турыда Түбән Кама районының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Зоя Васильевна 1935 елның 19 маенда Мурманск өлкәсенең Киров шәһәрендә туа. Академик Павлов исемендәге Ленинград медицина институтын тәмамлый.

1958 елдан Көнчыгыш Казахстан өлкәсе хастаханәсендә эшли башлый. Анда аңа гинеколог та, педиатр да, акушер булып та эшләргә туры килә. Кайвакыт хәтта участок хирургын да алыштыра. 1971 елда Зоя Васильевнаның ире Түбән Камага китә, аннан хатынын да бирегә алып кайта. Шулай итеп, ул район үзәк хастаханәсе хатын-кызлар консультациясендә табиб акушер-гинеколог булып эшли башлый, соңрак бала тудыру бүлеге мөдире итеп билгеләнә.

1978 елдан 1 нче бала тудыру йортының баш табибы урынбасары вазифаларын башкара. 1992 елдан бала тудыру блогы мөдире, 2006 елдан акушерлык-физиология бүлегенең акушер-гинекологы булып эшли.

Үз гомерендә Зоя Васильевна меңләгән сабыйга дөньяга килергә ярдәм итә. Пациентлары аны зур хөрмәт белән искә алалар, җылы мөнәсәбәтен, игътибарын һәм кайгыртучанлыгын билгеләп үтәләр, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100