Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ун ай комада яткан хатын уянгач, аңсыз килеш бала табуын белеп алган

Уянган хатын беренче сүз итеп «әни» диеп дәшкән.

news_top_970_100
Ун ай комада яткан хатын уянгач, аңсыз килеш бала табуын белеп алган
https://pixabay.com

Италиядә бер хатын комада килеш бала тудырган. Аннары ул тагын ун ай комада яткан һәм бала табуын шуннан соң гына белеп алган. Бу турыда Daily Mail басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Тосканада яшәүче 37 яшьлек Кристина Рози җиде ай йөкле булган чакта йөрәк өянәге кичерә һәм комага китә. Кесарев кисеме ясап, аның баласын дөньяга китерәләр. Кыз балага Катерина дип исем кушалар. Әни кеше исә әле комада була.

Кристина ун айдан соң аңына килгәч, аның беренче сүзе «әни» була. Хатынның 42 яшьлек ире Габриэле Суччи сүзләренчә, хатын бик озак интеккәннән соң, беренче тапкыр сөенү кичергән.

«Палатадагы табиблар Кристинаның беренче сүзен әйтүен раслады», — ди ире.

Хәзер Кристина үзе сулыш ала, йота, моны ире могҗиза дип атый. Хатынны Австриядәге клиникага күчергәннәр. Биредә аңа тәүлек буена ярдәм итеп торачаклар, ул неврология реабилитациясе узачак.

Кристинаны хәйрия акчаларына дәвалыйлар. Хәзерге вакытта аның өчен 180 572 евро (15,7 млн сумнан артык» җыйганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100