Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әтине коронавирус бетерде». Музыкант өч атна реанимациядән соң үлгән

Новосибирск Опера һәм балет театры артисты Павел Бурковның кызы әтисенең үлеме оператив штаб хәбәрләре статистикасына кермәгәнгә аптырый

news_top_970_100
«Әтине коронавирус бетерде». Музыкант өч атна реанимациядән соң үлгән
https://pixabay.com/

12 майда Новосибирск хастаханәсендә 53 яшьлек Павел Бурков вафат була. Ул Опера һәм балет театрында музыкант булып эшләгән. Павел бер ай чамасы COVID-19 авыруыннан дәвалана. Үләр алдыннан ясалган соңгы тесты тискәре нәтиҗә бирә. Бу турыда Новосибирск.Онлайн хәбәр итте. 

Туганнары сүзләренчә, анда коронавирус фонында вируслы-бактериаль пневмония була. Ул өч атнадан артык реанимациядә ята. Артистның кызы әтисенең үлеме оператив штаб хәбәрләре статистикасына кермәгәнгә аптырый. Аны коронавирус корбаннары исемлегенә кертмәгәннәр. Ләкин туганнарына мәрхүмне коронавирус инфекциясеннән үлүчеләр кебек җирләргә кушалар.

«Әтинең диагнозы — коронавирус иде. Аны ябык табутта, кешеләр җыймыйча гына күмәләр. Аны бөтенләй чолгап бетерәчәкләр, смокинг кияргә ярамый, пакет кына була. Ләкин ул статистикага керми. Ник шулай икәнен үзем дә аңламыйм», — ди музыкантның кызы Екатерина Буркова.

Павел Бурковта коронавирусның беренче сипмтомнары 16 апрельдә башлана. Ул йөткерә һәм температурасы күтәрелә. Шул ук көнне ул хастаханәгә мөрәҗәгать итә.

«Ләкин ашыгыч ярдәм килүдән баш тартты. Участок табибы килде. Ул өч-дүрт көн парацетомол эчәргә кушты. Әгәр температурасы төшмәсә, ашыгыч ярдәм чакырырга диде. Аның температурасы 39,8 иде», — ди Екатерина Буркова.

Берничә көннән Бурковлар ниһаять әтиләрен хастаханәгә салдыру җаен таба. Ләкин Павелны гадәти хастаханәгә алып китәләр, коронавируслы кешеләрне дәвалый торганга түгел.

«Анда әтине коронавирустан дәваламадылар. Шуның аркасында биш-алты көнне югалттык», — ди Екатерина Буркова.

Алты көннән коронавируска тест нәтиҗәсе килә, ул уңай була. «Шуннан соң ук хәле начарланды. Үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратына тоташтырдылар. Имеш, симптомнарын әйтегез генә — ашыгыч ярдәм килә дә сезне алып китә, тест ясыйлар. Юк шул. Шундый югары температура, көчле ютәл булганда җитди карарга кирәк бит, парацетомол эчеп ятарга түгел. Вакыт минутлар белән санала», — дип уфтана мәрхүмнең кызы.

Екатерина әтисе белән соңгы тапкыр 26 апрельдә сөйләшкән. Кич сөйләшергә килешсәләр дә, әтисе инде реанимациягә эләккән.

Үләр алдыннан Павел Бурковтан кабат анализ алалар. Аның нәтиҗәсе тискәре була. Шуңа күрә Павелны инфекцион хастаханәдән күчерәләр. Ләкин аның хәле яхшырмый, коронавирус аркасында вируслы-бактериаль пневмония башлана.

«Мин үлем турында таныклыкка ни язылганы белмим әле. Ләкин шунысын тәгаен әйтә алам — әтине коронавирус үтерде. Ул сау-сәламәт иде, көче ташып торды. Ләкин коронавирус аның үпкәләрен бетерде. Бу куркыныч. Аның авыруны кайда иярткәне аңлашылмау — тагын да куркынычрак. Ул соңгы вакытта чит илдә булмады, үз-үзеңне изоляцияләү режимын игълан итүгә үк театрга да кертми башладылар», — ди Екатерина.

Павел Бурков Новосибирск театрына музыка көллиятен бетерүгә үк урнаша. Ул концертмейстер була, спектакльләрдә торбада аерым партияләрне башкара.

«Аның планнары зурдан иде. Ул эшен бик яратты, музыка коралын бик яратты. Ул бит оныкларын да күрми калды, бабай да була алмады. Әти шаяртырга ярата иде», — дип искә ала кызы. Ул ярдәм иткән өчен театрның җитәкчелегенә рәхмәт белдерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100