Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада автобус ишегенә кысылып, сөйрәлеп барган хатынның аягын кискәннәр

Хатын-кыз транспорттан төшәргә җыенганда аның курткасы ишеккә кысылып калган.

news_top_970_100
Түбән Камада автобус ишегенә кысылып,  сөйрәлеп барган хатынның аягын кискәннәр

Түбән Камада яшәүче өлкән яшьтәге хатын-кыз автобус ишегенә кысылган һәм транспорт аны юлдан сөйрәп барган. Имгәнгән хатынның аягын ампутацияләгәннәр. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы үз чыганагына сылтама белән хәбәр итте.

Агентлык белешмәсе буенча, хатын-кыз маршрут автобусын көтеп тора. Шул вакытта бирегә вахта автобусы килә. Хатын-кыз ялгышып, вахта автобусына керә. Аннары ул хаталанганын аңлый һәм тизрәк чыгып китәргә маташа. Шул вакытта автобус ишеге ябыла, хатын ишеккә кысылып кала һәм транспорт кешене юл буйлап берничә метр сөйрәп алып китә.

Әлеге вакыйгадан соң, имгәнгән хатын ЮХИДИ хезмәткәрләрен дә көтеп тормый, урыннан үзе китеп барган булган.

Юл һәлакәтен видеокүзәтү камерасы төшереп тора.

НТР каналы хәбәр иткәнчә, 3 нче номерлы автобус промзонага таба бара. Аның ишегенә олы яшьтәге хатынның кулы кысыла. Бу турыңа имгәнгән хатынның кызы Анастасия Артемьева сөйләгән.

Аның әнисе маршрут автобусын көтеп торганда, ялгыша, ул 3 нче номерлы вахта автобусына керә. Хатынның чыгып баруын автобус йөртүчесе абайламый кала, ишекне яба. Кулы кысылган хатын 15-20 метр чамасы асфальт буйлап сөйрәлеп бара. Аннары узып баручы җиңел машина йөртүчесе күреп алып кына автобусны туктата, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100