Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ир бала тудырыр өчен йөкле хатын башына кадак каккан

Малай тапмаса, ире аерылышу белән яный башлагач, өч кызлы хатын күрәзәчегә киткән.

news_top_970_100
Ир бала тудырыр өчен йөкле хатын башына кадак каккан
https://pixabay.com

Палестинада бер хатын башына кадак кагып куйган. Моны ул күрәзәче киңәше белән эшләгән. Имеш, башына кадак кагып куйса, бу хатын ир бала тудырачак. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Башы яраланган хатынны хастаханәгә китергәннәр.

«Ул „күрше районда бер хатын шулай эшләп куйды (кадак какты) һәм ир бала тапты“ дип сөйләде. УЗИ ул хатынның кызы туарга тиеш дип фаразлаган булган», — дип сөйли табиб.

Кадак хатынның баш сөягенә тирән кергән. Хатын аңын югалтып егылгач, өйдәгеләр дә «Нидер булганын абайлап ала».

«Алар кадакны өйдә үзләре алмакчы була, тик булдыра алмыйлар», — дип табиб. Кадакны табиблар операция ясап кына алган.

Имгәнгән хатынның өч кыз баласы бар инде. Аның сүзләренчә, дүртенче кыз тапса, ире аерылышу белән яный башлаган.

«Хәзер бу хатынның өч айлык авыры бар. Ул иреннән куркып, күрәзәчегә барган. Күрәзәче аңа догалар һәм кадак биргән. Ул өенә кайткан да башына кадакны кагып куйган», — ди хастаханә хезмәткәрләре.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100