news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда югалган ун яшьлек малайны тапканнар

Малайны полициянең «Промышленный» бүлегенә алып килгәннәр, аның сәламәтлегенә куркыныч янамый дип хәбәр ителә.

news_top
Казанда югалган ун яшьлек малайны тапканнар

Бүген мәктәптән чыгып киткән малайның югалуы хакында билгеле булды. Ул 13 гыйнвар көнне мәктәп капкасына килеп җитә һәм аны бүтән беркем дә күрми. Бераздан аның сумкасын табып алалар.

Тикшерү комитетының өлкән киңәшчесе Андрей Шептицкий әйтүенчә, малай табылган. Аны «Промышленный» полиция бүлегенә алып килгәннәр.

Малайны волонтерлар, полиция эзләгән иде. «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше дә кузгатылды.

Малай авыр тормышлы гаиләдән. Ул урам җыештыручы булып эшләгән әбисе белән яшәгән. Аның әтисе кеше талаган өчен күптән түгел утырып чыккан, әнисе хәзерге вакытында тикшерү изоляторында утыра, ул эчкече булу сәбәпле ана хокукларыннан мәхрүм ителгән. Малайның әбисе «Татарстан-24» каналы малайның күршеләре белән сөйләшкән. Алар әйтүенчә, малайның моңарчы өйдән югалганы булмаган. Малайны әбисе түгәрәкләргә йөрткән, психологларга да йөргәннәр (малай гиперактив).

Шулай да матбугат чаралары малайның моңарчы бер тапкыр өеннән чыгып китүен яздылар.

Авангардная урамы тирәсендә яшәгән малайны башта Татарстан урамында күргәннәр. «Татар-информ» га билгеле булганча, Ямашев проспектында трамвайда баручылар трамвай юлы буйлап барган малайны танып алган. Алар волонтерларга шалтыраткан, полиция килеп җиткән.

Волонтерлар малайны эзләүдә ярдәм итүчеләргә рәхмәтен җиткерә.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар