Башкортстан спортчысы, пауэрлифтинг буенча рекордчы 56 яшендә үлгән | intertat.tatar

Башкортстан спортчысы, пауэрлифтинг буенча рекордчы 56 яшендә үлгән

Риф Гадиев белән хушлашу тренажерлар залы янында була.

Уфада 13 гыйнварга каршы төндә «башкорт батыры», халыкара класслы спорт мастеры, пауэрлифтинг буенча Европа чемпионы һәм дөнья рекорды иясе Риф Гадиев 56 яшендә вафат булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, тренерның йөрәге туктаган. Төгәл сәбәбе әлегә ачыкланмаган.

Соңгы елларда Риф Гадиев «Нефтьче» стадионындагы гади генә залда пауэрлифтерлар белән шөгыльләнгән. Аның танылган укучыларының берсе ДЦПлы спортчы Рәсим Миңнәхмәтов булган.

Риф Гадиевны 15 гыйнварда 12 сәгатьтә тренажер залыннан соңгы юлга озаталар. «Батыр»ны Уфаның Төньяк зиратына җирлиләр, диелә хәбәрдә.