news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанга Яңа елга килгән Мәскәү артисты югалган

27 яшьлек Федор Щурик 9 гыйнварда Мәскәүгә китәргә тиеш булган.

news_top
Казанга Яңа елга килгән Мәскәү артисты югалган
https://pixabay.com/

Яңа ел каникулларына Мәскәүдән Казанга килгән 27 яшьлек артист Федор Щурик югалган. Федор Яңа елны Казанда каршылаган, каникулда да биредә яшәгән. Ул 9 гыйнварда башкалага кайтып китәргә тиеш булган. Ләкин егет кайтып җитмәгән. Хәзерге вакытта аның кайда булуы билгеле түгел. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Актер социаль челтәрдәге сәхифәсенә соңгы тапкыр 11 гыйнварда кергән.

«Татар-информ» агентлыгы Федорның танышлары белән элемтәгә кергән. «Мин үзем дә аның югалганын хәбәрләрдән генә ишеттем. Гаҗәп. Ул соңгы берничә елда Мәскәүдә яши иде бугай. Аны шуннан эзләргә кирәктер», — ди Щурикның бер дусты.

Тагын бер иптәше борчылырга иртә дип саный. «Югалганмы ул, юкмы, белмим. Бар да яхшыдыр дип уйлыйм. Ул 9 гыйнварга кадәр безнең белән аралашты. Мин аны шул көнне күрдем, аның бар да яхшы иде. Хезмәттәшләремнән сораган идем, алар да шул көнне күргән, бар да яхшы булган», — ди бу егет.

Дуслары әйтүенчә, Федорның әнисе Зәйдә яши. Агентлыкка билгеле булганча, нәкъ менә әнисе Федорның югалуы турында полициягә хәбәр иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар