Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия Герое Рәис Мостафин кырыгынчы яшендә вафат булган

Оренбург өлкәсендә туып-үскән егет берничә сәгать дәвамында ялгызы гына дошманнарга каршы торган.

news_top_970_100
Россия Герое Рәис Мостафин кырыгынчы яшендә вафат булган
Оренбург өлкәсе хакимияте

Оренбург өлкәсе хакимияте һәм губернаторы Россия Герое Рәис Мостафинның якыннарының кайгысын уртаклаша. Бу турыда өлкәнең рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Бүген кырыгынчы яшендә авыр һәм озак авырудан соң Россия Герое Рәис Рәүф улы Мостафин вафат булды. 20 ел элек безнең Оренбург егете, Переволоцкий районында туган Рәис Мостафин Төньяк Кавказда террорчылар белән көрәштә катнашты. Ул берничә сәгать дәвамында бер ялгызы боевикларга каршы торды, солдатның, кешенең һәм гражданинның иң яхшы сыйфатларын күрсәтте. Бу кырыс көрәштә ул җиңде. Кызганычка каршы, ул куркыныч авыруын җиңә алмады», — диелә бу кайгынамәдә.

2000 елда Россия Президенты карары белән Рәис Мостафинга Россия Герое исеме бирелә һәм «Алтын йолдыз» белән бүләкләнә. 2000 елда ул запаска күчерелә. Рәис Мостафин Оренбургта яшәгән. Бу турыда «Оренбург» дәүләт телеканалы хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100