Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мәетләрне 13 елдан таптылар». Кияү егете сөйгән кызының әти-әнисен җәзалап үтергән

Яшь кыз егетнең җинаятьче икәнен аңлап алганда инде соң була. Башта матур гына очрашып йөргән егет кызны кыйный башлый, гел яный, әти-әнисен газаплый һәм урлап китә.

news_top_970_100
«Мәетләрне 13 елдан таптылар». Кияү егете сөйгән кызының әти-әнисен җәзалап үтергән
https://pixabay.com

Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә яшәүче Лена К. начар кеше белән очрашып йөрүен башта яшьлеге белән аңламый күрәсең. Хатасын аңлаганда, инде соң була, коточкыч драма барлыкка килә, дип яза «Комсомольская правда».

Александр Е. исемле егет сөйгән кызын алты ел буена куркытып, үз янында тота. Кыз чыдый алмыйча, качып киткәч, «Миннән зиратка гына качып була», - ди һәм кызны аулый башлый. Ул Ленаны подъезд төбендә саклап тора, шаһитлар каршында кыйный, атып үтерү белән яный. Аннары Ленаның дус кызын урлый, аның аягына атам дип куркыта. Лена ярдәм сорап кычкырган тавышка алданып, Александр янына йөгереп килә. Егет аның бик каты итеп кыйный. 

Аннары Александр Ленаның әтисен вәхшиләрчә җәзалый — урындыкка бәйләп куеп, авызын томалый, кыйный, тәнен кискәли, коверга төреп, өйдән алып чыгып китәргә әзерләп куя. Ул Ленаның әнисен көтеп тора, тик, бәхеткә, әни кеше нидер сизенеп, милиция чакыра, үзе күршеләргә кайта һәм алар ау мылтыгы тотып Ленаның әтисен коткарырга бара.

2008 елның 8 октябрендә Александр Ленаның әти-әнисен урлый. Ир белән хатынны үзләренең машинасына утыртып алып китәләр. Җинаять урынында атыш эзләре, пыяла ватыклары, Ленаның әтисенең каны гына кала. Шуннан бирле Ленаның әтисен дә, әнисен дә күрүче булмый.

Журналистлар бу эшкә кушылган чакта Лена һәм аның кече сеңлесе Юля арендага алынган фатирда качып яши, ә Александр һәм аның иптәшләре иректә йөри. Аларны эзли башлыйлар. Ләкин эзләү әти-әнине урлауга кадәрге кебек була — Лена гаиләсенең прокуратурага һәм полициягә язган дистәләрчә гаризасы белән эшлиләр. Бу гаризаларда Александрны тоткарлау өчен бар әйбер дә бар кебек, тик алар барыбер иректә. 

Александрны соңрак тоткарлыйлар, судлар була, ул үз гаебен тулысынча кире кага. Ләкин Ленаның әти-әнисен таба алмыйлар. Мәет булмагач — җинаять тә юк кебек. Александр исә берничә ел төрмәдә утырудан курыкмый да. «Күпмегә утыртсалар да, барыбер чыгам, сез ник туганыгызга үкенәчәксез», — ди ул.

Александрны беренче тапкыр 2009 елда дүрт елга утырталар. Шул ук вакытта дәлилләр эзләү дәвам итә. Икенче суд 2019 елда була — аны 25 елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Мәетләр табылмагач, аны гомерлеккә утыртып та булмый. Аны Ленаның әти-әнисен урлау өчен хөкем итәләр, үтерүен дә аңлыйлар, тик дәлилләр булмый. Александр исә барысын кире кагуын дәвам итә.

Бу вакытта Александрның иптәшләре иректә була. 2021 елның 3 июнендә Владимир Р. исемле дусты табыла. Ул гаебен танып, күрсәтмә бирә, мәетләрне яшергән урынны күрсәтә. Шулай итеп Мәскәү өлкәсенең Пушкин районында скелетка әверелгән кеше җәсәдләре табыла. Алар 2008 елда югалган ир белән хатын булуын раслау өчен экспертизалар билгеләнгән.

Надежда һәм Александр үтерелгәнгә 13 ел тулган. «Әти белән әни табылды. Анда сөякләр генә. Әле ярый хайваннар ашап бетермәгән. Кешечә җирләрбез», — дип елый Лена белән белән Юля.

Хәзер Александр төрмәдә, иптәше сак астына алынган. Тикшерү эшләре дәвам итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100