Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кисловодск мэры самокаттан егылып имгәнгән һәм комага киткән

Александр Курбатовның хәлен стабильләштергәннәр.

news_top_970_100
Кисловодск мэры самокаттан егылып имгәнгән һәм комага киткән
https://pixabay.com/

12 июньдә билгеле булганча, Кисловодск шәһәре мэры Александр Курбатов электр самокатында йөргәндә егыла һәм имгәнә. Хәзер аны табиблар ясалма комага җибәргән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Ставрополь крае губернаторының инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр ителгәнчә, Курбатовның хәлен стабильләштергәннәр.

«Александр Вячеславович Курбатовның сәламәтлеген белешеп торам. Табибларга зур рәхмәт — вакытында тиешле ярдәм күрсәттеләр. Ул терелер дип ышанам» — дигән төбәк башлыгы.

Курбатов самокаттан егылгач, баш мие имгәнгән, баш мие бәрелгән, үпкәләре һәм тезләре бәрелгән, баш мие өлешчә контузия алган һәм сатурациясе күтәрелгән. Табиблар аңа операция ясаган һәм реанимациягә күчергәннәр., диелә бу хәбәрдә.

«Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, имгәнгән Курбатовны очраклы кеше тапкан. Ул ашыгыч ярдәм чакырган. Мэрны реанимациягә илткәннәр. Электросамокатны полиция хезмәткәрләре алып киткән. Аның спидометрында тизлек 50 км/сәгатьтән артык булган. Шәһәр башлыгы канында алкоголь табылмаган. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

51 яшьлек Александр Курбатов — дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. 2015 елның 4 декабреннән Кисловодск мэры булып эшли.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100