Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Учалы районында яшәүче ир-ат 25 ел бергә торган хатынын балта белән бәреп үтергән

Вәхши ир хатынының мәетен базга илтеп ташлаган, аннары өйгә ут төрткән.

news_top_970_100
Учалы районында яшәүче ир-ат 25 ел бергә торган хатынын балта белән бәреп үтергән
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы

Башкортстанның Учалы районында ир белән хатын арасындагы низаг җинаять белән тәмамланган. Алар 25 ел чамасы бергә яшәгән һәм ике бала тәрбияләп үстергән. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Ведомство белешмәсе буенча, полиция хезмәткәрләре фаҗига урынына бара. Өйдә ир-ат була, ул ишекне ачудан баш тарта. Каралты-кураларны караган вакытта, полиция хезмәткәрләре җирдә кан таплары күреп ала, эзләр сарайга таба алып бара. Сарайдагы базда хатын-кыз мәете табыла.

Шул чакта өй яна башлый. Полиция хезмәткәрләре өйгә бәреп керә. Бу вакытта өйдә ир үз-үзенә кул салырга маташа торган була. Аны аңына китерәләр, урынга янгын сүндерүчеләрне чакыралар.

Якынча белешмә буенча, ир белән хатын еш талаша. Җәнҗал көнчелек аркасында килеп чыга. Бу юлы гадәти талаш хатынның үлеме белән тәмамлана. 52 яшьлек ир көнчелегенә чыдый алмыйча, 50 яшьлек хатынына берничә тапкыр пычак кадый, аннары балта ала һәм хатынның башына суга. Хатын шуннан соң үлгән булуы ихтимал. Аннары ир хатынының мәетен базга илтеп ташлый, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100