Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хастаханәдә балаларга биргән боткада тычкан койрыгы табылган

«Бер кашык каптым, аннары икенче кашыкны ала башлагач, шушыны күреп алдым», - дип сөйли ике баласы белән йогышлы авырулар бүлегендә яткан Анастасия исемле хатын.

news_top_970_100
Хастаханәдә балаларга биргән боткада тычкан койрыгы табылган
https://pixabay.com/

Екатеринбург шәһәрендә балаларны дәвалый торган хастаханәдә пациентларга бирелгән боткада тычкан койрыгы табылган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Балалар хастаханәсе администрациясе Роспотребнадзорга шикаять белән мөрәҗәгать иткән. Шикаятьтә туклану белән тәэмин итә торган оешмага дәгъва белдерелә.

Свердловск өлкәсе буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы белешмәсе буенча, боткада тычкан койрыгын авырулар тапкан. 

«Туклану белән тәэмин итә торган оешмага карата дәгъва белдерелде һәм Роспотребнадзорга шикаять язылды», — дип аңлатканнар ведомствода.

Екатеринбург.Онлайн белешмәсе буенча, әлеге вакыйга 15 нче хастаханәдә булган. Анастасия исемле хатын ике баласы белән йогышлы авырулар бүлегендә яткан. Алар берничә көн буенча хастаханәдәге ризыкны гына ашап торган. Якшәмбе көнне китерелгән боткада тычкан койрыгы килеп чыккан.

«Без инфекцион бүлектә өч көн тордык, бу көннәрдә балаларга шундагы ризыкны гына ашаттым. Мин үзем хастаханәдә авырый башладым. Ротавирус иде, көн буе ашамадым, кич белән ботка китерделәр. Бер кашык каптым, аннары икенче кашыкны ала башлагач, шушыны күреп алдым. Хәлем китте. Боткада тулы бер тычкан койрыгы иде», — ди ул.

Анастасия шәфкать туташына мөрәҗәгать итә. Ул да шакката, тәлинкәне бүлек мөдиренә алып китәләр. Анастасия исә әйберләрен җыя да, хастаханәдә ятудан баш тартып, клиникадан кайтып китә.

«Бу бүлектә бик кечкенә балалар ята, аларга шуны ашаталар. Хастаханәдә әйтүләренчә, алар ризыкны үзләре әзерләми, бу ботканы экспертизага җибәрәчәкләр. Мин бу хәбәр тиешле инстанциягә барып җитүдә, тикшерү булуда шикләнәм инде», — ди бу хатын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100