Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Билдән ком эчендә иде» - Казанда балалар мәйданчыгында йөрүче сабый комлыкта баткан

Нәни кызчыкка әнисе ярдәм итә алмагач, коткаручылар чакырганнар.

news_top_970_100
«Билдән ком эчендә иде» - Казанда балалар мәйданчыгында йөрүче сабый комлыкта баткан
http://www.tatarstan24.tv

Казанның Гарифҗанов урамындагы 11 нче йорт ишегалдында урнашкан балалар мәйданчыгында гадәттән тыш вакыйга булган. Биредә уйнап йөрүче сабый баланы ком суырып алган. Бу турыда «Татарстан 24» телеканалына баланың анасы сөйләгән.

Әни кеше сүзләренчә, ул комга бата башлаган баласын үзе тартып чыгара алмый. Әни кешенең үзен дә ком суырып ала башлый.

Шуннан соң урынга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгын вәкилләрен чакыралар. Коткаручылар килгәндә бала билдән ком эчендә була.

«Бала бик курыкты, миңа ябышып торды. Елады. Бик туңды. ком эчендә 15-20 минут чамасы торгандыр», — дип сөйли әни кеше.

Әни кеше сүзләренчә, бу урынны әле дә урап алмаганнар, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100