Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда танылган артистның өен су баскан

«Мебель, техника, суыткыч — бөтенесе йөзә. Тавыклар батып үлгәндер инде, этне, сарыкларны һәм кәҗәләрне койма аша күтәреп алып чыгып, су булмаган урынга бикләп калдырдык», — ди Гүзәл.

news_top_970_100
Башкортстанда танылган артистның өен су баскан
https://www.bashinform.ru

Башкортстанның атказанган артисты, биюче һәм хореограф Гүзәл Маминаның өен су баскан. Ул соңгы берничә елда ире белән бергә Кырмыскалы районының Вязовка авылындагы йортта яши. Өршәк елгасына якын урында урнашкан өйне узган төндә су баскан. Бу турыда Гүзәл Мамина «Башинформ» агентлыгына сөйләгән.

Узган төндә су бик тиз күтәрелә һәм башта ишегалдын баса, аннары өйгә дә керә. Ишегалдында ике машина тора. Гүзәл су күтәрелү турында алдан рәсми хәбәр ителмәвен әйтә, шуңа күрә алар әзерлексез була. Электр утын өзәләр, телефоннарның зарядкасын да саклап тоталар.

«Кичен җирдән йөри идек, иртән менә шундый хәл. 112 номерына төнлә шалтыраттык. Иртәнге дүрт тирәсендә „таң атканын көтик, иртән трактор килер“, диделәр. Тракторда бер урынлы резин көймә. Иртән берничә тапкыр шалтыраттык. Унберенчедә килделәр, Аннары безне трактор белән авыл башына чыгардылар, мин шәһәргә улым янына киттем. Бөтен авыл халкын чыгардылар. Күршеләрдә нәни балалы гаиләләр да бар», — ди Гүзәл.

Гүзәл Маминаның йорты агачтан төзелгән. Шундый су басудан соң аны төзәтеп булуда шикләнәләр. «Мин анда кайтырга да куркам. Зур су буласын белсәк, бөтен әйберне күтәрер идек. Мебель, техника, суыткыч — бөтенесе йөзә. Тавыклар батып үлгәндер инде, этне, сарыкларны һәм кәҗәләрне койма аша күтәреп алып чыгып, су булмаган урынга бикләп калдырдык», — ди Гүзәл.

Ул алдагы елларда мондый хәл булмавын әйтә. Элек юлны гына су баскан. Авыл халкы елгада су тыгылгандыр дип фаразлый, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100