news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Унҗиде яшьлек кызга сөйгән егете 35 тапкыр пычак кадаган

Егет кулына пычак алгач, кыз курыкмаган һәм шуның өчен егет ярсынган.

news_top
Унҗиде яшьлек кызга сөйгән егете 35 тапкыр пычак кадаган
https://pixabay.com

Новосибирск шәһәрендә 17 яшьлек кызны вәхшиләрчә үтергәннәр. Бу турыда «Вести» каналы Россия Тикшерү комитетының Новосибирск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән хәбәр итте.

Егет белән кыз талашкан. Шуннан соң җинаятьтә шикләнелүче 19 яшьлек егет аш бүлмәсендәге пычакны алган һәм сөйгән кызына яный башлаган. Кыз егетенең янавы чын булуын аңламаган. Кыз курыкмаганны белеп алгач, егет ярсынган. Үтерүче Анастасия исемле кызның муенына 35 тапкыр пычак кадаган.

Сөйгән кызын үтергәч, егет ноутбукны, телефонны урлаган. Ул телефон ярдәмендә мәрхүмә кыз хисабыннан 3 мең сум акчаны үзенә күчергән. Аннары җинаятьче урланган техниканы ломбардка тапшырган.

Бу егетне Кемерово шәһәрендә тотканнар. Ул бирегә такси һәм автостоп ярдәмендә килгән.

Полиция хезмәткәрләре җинаятьтә шикләнелүче егетнең танышы белән элемтәгә кергән. Таныш кыз качып киткән егеткә очрашу билгеләгән һәм шуннан соң аны тоткарлаганнар.

Егет гаебен танып күрсәтмә биргән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар