Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә көчле давыл: дистәләрчә агач ауган, бер кеше һәлак булган

Ишегалларында торган машиналар җимерелгән.

news_top_970_100
Мәскәүдә көчле давыл: дистәләрчә агач ауган, бер кеше һәлак булган
Михаил Захаров

Узган төндә Мәскәүдә бик көчле давыл булган. Дистәләрчә агач ауган. Шулар аркасында берничә юлда хәрәкәт тукталган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Азов урамында һәм Измайлов бульварында агачлар юлга аркылы ауган. Ишегалларында торган машиналар җимерелгән, йорт түбәләре купкан. Имгәнүче кешеләр бар. Коткаручылар бар кешегә дә сак булырга киңәш итә. Балалар бакчаларындагы сабыйларны урамга алып чыкмыйлар, Мәскәүдәге канат юлы да ябылган.

«Мәскәү һәм башкала янындагы өлкәләр көчле циклон йогынтысында. Җил тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин. Бу бик көчле җил», — дип сөйли Гидрометеоүзәк җитәкчесе Роман Вильфанд.

Мәскәүнең көньягында машина йөртүче ир-ат һәлак булган. Аның өстенә көчле җил аударган агач төшкән. Бу турыда РИА Новости агентлыгы экстрен хезмәтләрдәге чыганагына сылтама белән хәбәр итте.

«Беренче Мясников урамындагы 20нче йорт яныннан узып бара торган машина өстенә агач ауган. Машина йөртүче һәлак булды», — дип сөйләгән агентлык чыганагы.

Идарәсен югалткан машина тагын берничә автомобильгә бәрелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100