Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җиде яшьлек игезәк улларына пычак кадаган хатын судта гаебен танымаган

«Баламның каберенә зиратка барырга телим», — дип елап җибәрә Нәргизә Сибгатуллина судта чыгыш ясаганда.

news_top_970_100
Җиде яшьлек игезәк улларына пычак кадаган хатын судта гаебен танымаган
Елена Сәләхова

1 мартта Казанның Чистай урамындагы бер фатирда фаҗига булды. Иреннән көнләшкән хатын ике игезәк улына пычак белән һөҗүм итте. Балаларның берсе урында ук һәлак булды, икенче малайны хастаханәгә озаттылар. Бу баланы 11 мартта хастаханәдән чыгардылар. Аның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.

Фаҗига булган көнне ир өйдән чыгып китә. Бераздан аңа улы шалтырата һәм әнисенең пычак белән һөҗүм итүен сөйли. Бу гаилә яхшылар рәтендә булган, бернинди хисапта да тормаган. Ире — эшмәкәр, ул гаиләне тәэмин итеп торган, хатын балалар тәрбияләү белән шөгыльләнгән.

12 мартта Казанның Яңа Савин районы суды 33 яшьлек Нәргизә Сибгатуллинаны сак астына алу турында карар чыгарды. Бу турыда «Татар-информ» сайты хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, хатын иреннән көнләшә. Шул сәбәпле ул балаларын пычак белән яралый, үз-үзенә кул салмакчы була. Нәргизә ике атна чамасы хастаханәдә дәваланды. Аны хастаханәдән чыгаргач, тикшерүчеләр судка мөрәҗәгать итеп, бу хатынны сак астына алуны сорады.

«Сибгатуллинаның җинаятькә катнашы булу фаҗига урынына беренче булып килеп җиткән иренең, шаһитларның күрсәтмәләре белән раслана. Аның исән калган баласының сүзләре дә моны дәлилли. Җинаятьтә шикләнелүче хатын судтан һәм тикшерүдән кача ала. Сибгатуллинаны сак астына алуны үтенәм», — ди тикшерүче.

Судта Сибгатуллина үз гаебен танымый һәм күрсәтмәләр бирүдән баш тарта. Тикшерүче сүзләреннән соң, бу хатын өй сагында калырга теләвен әйтә.

«Беренчедән, мин мин сәламәтлегемне карар идем. Икенчедән, баламның каберенә зиратка барырга телим», — дип елап җибәрә Нәргизә Сибгатуллина.

Тикшерүче Сибгатуллина сүзләре белән килешми. Бу хатын өй сагында булган очракта, ул исән калган баласы белән бер фатирда яшәргә тиеш була. Ә малай болай да җитди психологик травма алган инде. Тикшерүче шул хакта искәртә.

«Сибгатуллина бүген генә хастаханәдән чыкты. Ул үз-үзенә кул салырга маташкан иде. Бу очракта суд-психиатрия экспертизасы үткәрү кирәк дип саныйм», — ди Сибгатуллинаның адвокаты.

Судья киңәшмәләр бүлмәсенә чыгып киткәч, Сибгатуллинаның туганы журналистлар белән аралашкан. Ул бу фаҗигадә Сибгатуллинаның ирен гаепли.

«Ул тиран иде. Хатынын мыскыл иткәнен бөтен кеше белә. Балаларга басым ясаганын раслаучы язмалар да бар», — дип сөйли ул.

Суд карары буенча Сибгатуллинаны СИЗОга озаттылар. Ул 1 майга кадәр шунда булачак.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100