Кунакка баргач, гаиләнең 2 яшьлек баласы үлгән, 5 яшьлеге хастаханәдә

Башкортстанда яшәүче гаиләдә коточкыч фаҗига: кунакка барган җирдән, 2 һәм 5 яшьлек балалары көчле авырый башлаган.

Балалар кунакта вакытта авырып киткән, йөткерә-төчкерә башлаганнар. Әти-әни балаларны кире Уфага алып кайтырга чыккан. Тик юлда вакытта 2 яшьлек сабый җан биргән, олысын хастаханәгә алып киткәннәр. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте. 

Башкортстан Тикшерү комитеты бу коточкыч вакыйга буенча тикшерү эше башлаган. Балалар ни сәбәпле шулай авырый башлаган, сабый ник үлгәне турында әлегә хәбәр ителми.