Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үзе белән алып китте». Иренең мәетен зиратка алып барганда хатыны да һәлак булган

Үләр алдыннан ире хатынына туган ягында җирләргә әйтеп калдырган.

news_top_970_100
«Үзе белән алып китте». Иренең мәетен зиратка алып барганда хатыны да һәлак булган
https://www.instagram.com/gibdd.38

Иркутск өлкәсендә мәет салынган табутны зиратка илткәндә катафалк юл һәлакәтенә очраган. Машинада ирен җирләргә озата баручы хатын да үлгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Юл һәлакәте 12 гыйнварда Усольский районында «Себер» трассасында була. Трассаның 1839 нчы километрында катафалк йөк машинасына бәрелә. «Похоронный кортеж» дип язылган «Газель» машинасы тимер өеменә әверелгән. «Газель» йөртүчесе — 38 яшьлек ир-ат урында ук үлгән. Мәетне озата баручы ике кеше дә һәлак булган. Салондагы тагын ике кеше имгәнгән. 

«Комсомолка» ачыклаганча, катафалк 68 яшьлек ир-ат мәетен зиратка илтәргә чыга. Авариягә кадәр ике сәгать алдан аны самолет белән Кемероводан Иркутск шәһәренә китерәләр. Үләр алдыннан ул хатынына туган ягы — Иркутск өлкәсендә җирләргә әйтеп калдыра. 

Хатын бер туганын алып, ирен озатырга китә. Шул чакта фаҗига була.

Авария сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100