Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда әнисе күршеләрдә чакта унбер айлык бала янып үлгән

Әни кеше 3 һәм 6 яшьлек балалары белән күрше йортта булган.

news_top_970_100
Башкортстанда әнисе күршеләрдә чакта унбер айлык бала янып үлгән
www.bashinform.ru

Башкортстанның Туймазы районындагы Булат авылында 12 гыйнварда кич белән янгын чыга. Коткаручыларга 23.51 сәгатьтә шалтыраталар. Алар килгәч, 7×8 метрлы агач йорт януын ачыклый. Утны төнге берләр тирәсендә сүндереп бетерәләр. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Янгын хәрабәләрен актарганда, төнге өченче яртылар тирәсендә бала мәете табыла. Нәни малай 2021 елда туган.

Янгын сәбәпләрен белгечләр ачыклый.

Янгын вакытында мәрхүм сабыйның анасы 3 һәм 6 яшьлек ике баласы белән күрше йортта була.

Йортта янгын турында кисәтә торган җайланма да урнаштырылган, диелә хәбәрдә.

Мәрхүм балага 5 февральдә 1 яшь туласы иде, дип яза «Мой Башкортостан» сайты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100