«Глухарь» һәм «Воронины» йолдызы машинада барган килеш үлгән | intertat.tatar

«Глухарь» һәм «Воронины» йолдызы машинада барган килеш үлгән

Урамда туктап, газга басып торучы машинаны күргән шаһитлар полиция чакырган.

Мәскәүнең Курьяновский урамында машинада барган килеш бер ир-ат үлгән. Соңрак аның танылган актер Дмитрий Гусев булуы ачыкланган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Кино, театр һәм сериаллар артисты съемкадан кайтып килгәндә вафат булган. Машина барган килеш ул аңын югалткан. Урында газга басып торган машинаны шаһитлар күреп алган һәм полиция чакырган.

1975 елда туган Дмитрий Гусев «Папины дочки», «Солдаты», «Глухарь», «Кухня, «Воронины» һәм башка сериалларда төшкән иде.